- РУС
- ТАТ
Һавада йөзүче, инженер-механик
1909 ел, Омск тимер юлының Чулым станциясе – 1938 елның 6 феврале, Мурманск өлкәсе.
1931 елдан аэростатларда һәм дирижабльләрдә оча. Омск индустриаль техникумын, дирижабльләр төзү уку комбинатын тәмамлый (1935).
"СССР В-2" һәм "СССР В-8" дирижабльләре белән җитәкчелек итә. 1935 елның 6 сентябрендә Донецк шәһәрендә җил-давыл вакытында "СССР В-2" дирижабле тукталу урыныннан ычкынып китә. Гондоладан читтә булган Гудованцев трослар буенча 120 м биеклектәге бортка күтәрелә, двигательләрне эшләтеп җибәрә һәм корабльне базага кайтара, экипажны һәм экскурсантларны коткара.
1937 елдан – Гражданнар һава флотының дирижабльләр өйрәнү-тәҗрибә эскадрасы командиры, Аэрофлот башлыгы каршындагы совет әгъзасы.
1938 елның 5 февралендә аның җитәкчелегендәге "СССР В-6" дирижабле Мәскәү – Мурманск – Мәскәү маршруты буенча И.Д.Папанинның поляр экспедициясе әгъзаларын боздан төшерү операциясен эшләп карау өчен Мәскәүдән оча. 6 февральдә Кандалакша шәһәренә якынлашканда кар яву һәм күз күреме начар булу шартларында дирижабль тау башына эләгә һәм һәлакәткә очрый. Экипажның 19 кешесеннән 13е, шул исәптән Гудованцев һәлак була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнә.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (1935).
Ярославль, Донецк, Луганск һәм Казанда аның исеме белән аталган урамнар бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.