Биографиясе

1924 елның 10 марты, Украина ССР, Хмельницкий шәһәре – 2003 елның 12 марты, Азнакай шәһәре.

1947 елдан нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшли.

1952–1970 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Азнакай бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы мастер, 1970–1989 елларда идарә башлыгы урынбасары, 1989 елдан шул ук идарә каршындагы «Орлёнок» пионер лагере директоры.

М.П.Гринь бригадасы, беренчеләрдән булып, өч секцияле турбоборау белән югары режимда бораулауны үзләштерә.

Герой исеме нефть сәнәгате үсешендә зур уңышларга ирешкәне өчен бирелә.

1962–1966 елларда СССР Югары Советы, 1959–1966 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1977 ел).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Азнакай шәһәрендәге бер урамга бертуган Гриньнәр исеме бирелә (1996 ел), алар яшәгән йортка мемориаль такта куела (1997 ел).

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань, 1979. Т. 2;

Сагитов Т., Столяров Н. Гринь Михаил Петрович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Ларичева Э.И. Дороже золота. Казань, 1988.