1931 елның 22 гыйнвары, Балтач районы Карадуган авылы – 1988 елның 21 апреле, Казан.

Казан юридик институтын тәмамлый (1952 ел).

1952–1954 елларда Теләче районы прокуратурасы тикшерүчесе, прокурор ярдәмчесе.

1954–1957 елларда ВЛКСМның Теләче райкомы секретаре.

1957–-1960 елларда Теләче, Саба районнарының халык судьясы.

1960–1965 елларда Чистай шәһәре мәхкәмәсе рәисе.

1966–1969 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе әгъзасы.

1969 елдан ТАССР МС каршындагы Дәүләт арбитражы баш арбитры.