- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1966 ел), профессор (1967 ел), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1963 ел)
1908 елның 30 августы, С.-Петербург – 1976 елның 24 ноябре, Казан.
1938 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1941–1952 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр һәм Ленин район комитетларында партия эшендә, 1952–1956 елларда ТАССР Министрлар Совеы рәисе урынбасары, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
1959–1976 елларда Авиация технологиясе һәм сәнәгать предприятиеләрендә җитештерүне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы башлыгы.
«Ми-8» вертолётларын эшләп чыгаруда, «К-26» вертолётларын һәм башка җитештерүне үзләштерүдә актив катнаша.
СССР Фәннәр Академиясенең фәнни һәм координацион советлары әгъзасы.
1951–1959 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.