Биографиясе

1894 елның 11 июне, Лифляндия губернасы Цесис өязе – 1937 ел.

Гражданнар сугышында катнаша.

Вольмар укытучылар семинариясендә, соңыннан Николай исемендәге гимназиядә (Рига шәһәре) укый.

1912 елда А.Л.Шанявскийның халык университетына (Мәскәү) укырга керә.

1909 елдан Латыш социал-демократ эшчеләр партиясе әгъзасы, аның меньшевиклар тоткан юнәлешен яклый; 1917 елның маеннан РСДРП(б) әгъзасы.

1915 елда революцион эшчәнлеге өчен башта Харьковка, аннан соң Казанга, соңрак Чабаксарга сөрелә.

1917 елның Февраль революциясеннән соң Эшче һәм солдат депутатларының Чабаксар советы рәисе, өяз милициясе башлыгы, «Чебоксарская правда» газетасы мөхәррире.

1917 елның июлендә Казанда кулга алына.

Азат ителгәннән соң, РСДРП(б)ның Казан комитетын җитәкли.

Казанда 1917 елның Октябрь кораллы күтәрелеше җитәкчеләренең берсе.

1917 елның октябрь ахыры – ноябрь башында Казан революцион штабын җитәкли.

1918 елның җәендә Көнчыгыш фронтның Революцион хәрби советы сәяси бүлегендә: нәшрият мөдире, «Гражданская война» газетасы мөхәррире. Аннан соң Казан губернасында, Сембер һәм Түбән Новгород губерналары өязләрендә контрреволюция һәм саботаж белән көрәш буенча гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә.

1918 елның октябрендә Каспий-Кавказ фронтына җибәрелә.

1919 елның апреленнән янәдән Көнчыгыш фронтта.

1919 елның көзендә Республика запас армиясенә күчерелә. Соңыннан Украина ССР, РСФСР Мәгариф халык комиссаритларында һәм РСФСР Дәүләт нәшриятында эшли.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

К национальному вопросу: Сб. статей. Казань, 1918;

Неизбежное будущее. Критические заметки. 1917 год. Казань, 1918;

В огне войны и революции. Хар., 1924.

Әдәбият

Кириллов В. Карл Янович Грасис. Чебоксары, 1969.

Автор – Р.Г.Хәйретдинов