Эчтәлек

Биографиясе

1894 елның 23 ноябре, Казан губернасы, Спас өязе Шмелёвка авылы – 1969 елдан соң.

Казан укытучылар семинариясен тәмамлый (1913 ел).

Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

1918 елда Казан казна палатасы комиссары, Казан губернасы башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире (1920 елга кадәр).

1920–1924 елларда ТАССР финанс халык комиссары.

Республиканы финанс яктан тотрыклыландыруга һәм аның икътисади үсешенә өлеш кертә.

1924–1929 елларда СССР Финанс халык комиссариатының Баш салым идарәсе башлыгы урынбасары.

1929–1930 елларда СССР Тышкы сәүдә халык комиссариатының Казакъстан АССРдагы вәкаләтле вәкиле.

1931–1941 елларда уңдырышлылыкны билгеләү комиссиясе әгъзасы (Украина ССРның Днепропетровск шәһәре).

1946 елдан Мәскәүдә хакимият-хуҗалык эшендә.

Автор – Е.Б.Долгов