Биографиясе

1902 елның 12 июле, хәзерге Мәскәү өлкәсенең Зарайск районы Журавка авылы – 1933 елның 5 сентябре, Мәскәү.

Гражданнар сугышында катнаша.

Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен тәмамлый (1926 ел).

1929–1930 елларда 22 нче Мәскәү авиация заводында техник директор, 1930–1933 елларда директор.

Аның җитәкчелегендә АНТ-3, АНТ-4, АНТ-5, АНТ-6, АНТ-7, АНТ-9 самолётларын җитештерү җайга салына.

1933 елның 5 сентябрендә авиаһәлакәттә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1933 елда заводка С.П.Горбунов исеме бирелә; 1941 елда завод Казанга эвакуацияләнә (хәзерге С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе).

 Завод территориясендә С.П.Горбунов бюсты куелган (1978 ел).

Әдәбият

Генкин И. Окрылённый талант. Казань, 1985.