- РУС
- ТАТ
Эчке эшләр органнары хезмәткәре
1897 ел – 1920 елның 2 марты, Казан.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында армиягә алына. Февраль революциясен Казанда запастагы полкта каршылый.
1918 елдан РСДРП(б) әгъзасы, революцион комитет һәм эшче һәм кызылармеец депутатларының Казан шәһәр советы составына керә.
1919 елның 15 июленнән Казан губерна милициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкли. 1920 елның 2 мартында кораллы бандитларның дәүләт тоз складын талавы турында хәбәр килә. Голубятников оператив төркемне җитәкли һәм җинаятьчеләрне эзләргә чыга. Подлужная урамындагы сарайларның берсендә ул бандитларның яшеренгән урынын таба. Тоткарлау вакытында каты яралана, ләкин берничә тапкыр атарга өлгерә, җинаятьчеләрнең берсен яралый. Берничә сәгатьтән хастаханәдә вафат була. Җинаятьчеләр кулга алына һәм тиздән суд карары буенча атып үтерелә.
Казанда 1968 елда бер урам аның исеме белән атала (Яңа Савин районында), 1969 елда 1 нче йортка мемориаль такта куела.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.