Биографиясе

1893 елның 2 апреле, Мәскәү өязе Ростокино волосте Марьино авылы – 1937 елның 13 августы, Төньяк Боз океаны өстендә хәбәрсез югала.

Крестьян гаиләсендә туа. 1908–1911 елларда Ф.Швабның механика бүлегендә укучы, аннары Одессаның баш телеграфында мастер булып эшли.

1914 елдан армиядә, Балтыйк флотының 1 нче һава бригадасында, 1915 елның мартыннан "Орлица" авиатранспортында гидросамолетлар механигы булып хезмәт итә. Я.И.Нагурский белән механик-пулеметчы сыйфатында оча. 1916 елда Очучы көймәдә Нестеров элмәген беренче тапкыр башкарганда катнаша. 1917 елда һава сугышында бәреп төшерелә, госпитальдән соң флоттан китә.

1918–1919 елларда Оча торган лабораториядә эшли, махсус билгеләнештәге авиагруппада хезмәт итә, Гражданнар сугышында катнаша.

1920 елларда Мәскәүнең 39 нчы, 22 нче авиазаводларында (хәзерге С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы) эшли, анда үзен тәҗрибәле механик-рационализатор буларак таныта. 1929 елда АКШка очарга "Советлар иле" АНТ-4 самолетын әзерли. 1930 елда Персиядә командировкада була. 1934 елда А.В.Ляпидевский экипажы составында "Челюскин" пароходы экипажын коткару буенча экспедициядә катнаша. Шул ук елда АКШка тәҗрибә алмашу өчен җибәрелә.

1937 елның маенда Мәскәү – Мелитополь – Мәскәү тиз йөрешле очышта өлкән борттехник сыйфатында катнаша. 1937 елның 12 августында С.А.Леваневский экипажы составында (бортмеханиклар Н.Н.Годовиков һәм Г.Т. Побежимов) ДБ-А Н-209 самолетында Мәскәү – Төньяк полюс – Фэрбанкс (АКШ) маршруты буенча оча. 13 августта экипаждан уң яктагы моторның сафтан чыгуы турында соңгы радиограмма килә. Алга таба элемтә өзелә, экипаж хәбәрсез югала. Эзләү нәтиҗә бирми.

Бүләкләре

Ленин (1931), Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.