Биографиясе

1953 елның 14 мартында Саба районы Урман хуҗалыгы поселогында туган.

Мари политехник институтын тәмамлый (1986).

1975 елдан Саба урман хуҗалыгында: Мишәбаш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе, 1984 елдан Курса урманчылыгында урманчы, 1989 елдан баш инженер, 1999 елдан урман хуҗалыгы директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре агачның сыйфатын һәм чыгышын арттыруга карый.

ТРның Дәүләт бүләге «Урман кискәндә алдынгы, ресурсларны саклау ысулларын эшләү һәм киң куллануга кертү, йомшак яфраклы һәм вак товарлыклы агачларны нык эшкәртүне оештыру, Саба урман хуҗалыгында чыршылар үстерүне тизләтү» дигән хезмәте өчен бирелә.

Хезмәтләре

Пихта сибирская в лесах Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 2000 (автордаш);

Ведение комплексного многоцелевого лесного хозяйства в малолесных регионах. К., 2003 (автордаш).