- РУС
- ТАТ
радиоинженер, Казан хисаплау системалары җитештерү берләшмәсенең генераль директоры (1988–1994)
1935 елның 15 маенда Казанда туган.
Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1959), Казан электрон хисаплау машиналары заводында эшли: инженер, лаборатория мөдире, җыю-көйләү производствосы башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары, баш инженер (1975), завод директоры (1979–1988).
И.З.Гыйззәтуллин катнашында һәм җитәкчелегендә ЕС-1033, ЕС-1045, ЕС-1046, терминаль ЕС-1007 электрон хисаплау машиналары, ЕС-7032, ЕС-7036, ЕС-7040 алфавитлы-цифрлы язу җайланмалары эшләнә һәм аларны серияләп җитештерү үзләштерелә.
1985–1990 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын, көмеш медальләре, ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Выпускники - гордость университета / КАИ: Краткий биогр. справ. Казань, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.