- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы (1981)
1935 елның 26 августы, Зеленодольск районы Мамадыш-Әкил авылы – 2020 елның 14 июле, шунда ук.
1964 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Хезмәт юлын 1953 елда Үзбәкстан ССРның Алмалык шәһәрендә заводта электрик булып башлый.
1962–1966 елларда Яшел Үзән районының В.И.Ленин исемендәге к-зында агроном, 1966–1994 елларда рәис. Ул җитәкчелек иткән елларда бөртекле культураларның уңышы гектарыннан – 27 ц га, бәрәңгенең 177 ц га җитә, 760 га җирдә сугару кертелә. Уртача еллык савым 1 сыердан 3300 кг га кадәр күтәрелә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 га исәбенә – 289 ц сөт, 73 ц ит җитештерелә. Колхозның торак пунктларына газ кертелә, терлекчелек комплекслары, социаль-көнкүреш һәм мәдәният объектлары төзелә.
1985–1990 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Колхоз РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы, СССР ВДНХсы, ВЦСПС һәм РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгының дипломнары һәм грамоталары белән бүләкләнә.
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.