Биографиясе

1898 елның 4 гыйнвары, Вильно шәһәре –1918 елның 23 октябре.

Казан университеты медицина факультетының 1 нче курсын тәмамлаганнан соң, юридик факультетка күчә.

1917 елгы Февраль революциясе вакыйгаларында актив катнаша, Эшче, крәстиян һәм солдат депутатларының Казан советына сайлана һәм армияне тәэмин итү буенча эшче секция рәисе урынбасары, бюро рәисе итеп билгеләнә.

Октябрь революциясеннән соң ревком әгъзасы, Казан губернасы хезмәт комиссары урынбасары һәм социаль тәэминат комиссары.

Казан җыелма гаскәри отрядында хәрби-сәяси комиссар, 1918 елның маеннан Чех-словак корпусына, атаман А.И.Дутов һәм инглиз генералы Маллесон гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша.

1918 елның 28 августында авыр яралана, әсирлеккә эләгә, соңрак атып үтерелә.

Аның исеме Казан җыелма полкына бирелә.

Әдәбият

Ераполов К. Гинцбург Александр Григорьевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Автор – К.Ф.Ераполов