- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1999), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1993)
1948 елның 7 августында Арча районы Урта Бирәзә авылында туган.
1971 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1972–1981 елларда «Октябрь» колхозында эшли: икътисадчы, рәис (1975 елдан).
1981 елдан Арча районының «Игенче» коллектив предприятиесе рәисе.
ТР буенча Федераль казначейлык идарәсенең Арча районы бүлеге җитәкчесе.
С.С.Гыймадиев катнашында хуҗалыкта экологик балансланган игенчелек системасы кертелә.
Бу система авыл хуҗалыгы җирләре һәм чәчү әйләнешенең оптималь нисбәтен һәм урнашуын, эрозияләнгән ландшафтта урман мелиорациясен, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә туфрак саклау технологиясен, гади гидротехник корылмалар системасын булдыра һәм башка үз эченә ала.
Бөртекле культураларның уңышы 1981 елда һәр гектардан 14 ц булса, 1987 елда 40 ц га җитә.
Дәүләт бүләге хуҗалыкта адаптив агроландшафтлы игенчелек системасын үзләштергәне өчен бирелә.
1990–1995 елларда ТР Югары Совет депутаты.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.