Биографиясе

1943 елның 20 декабря, Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылы – 2014 елның 22 ноября, Казан.

Мари политехник университетын тәмамлый (1972).

1965–1972 елларда ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетында бүлек мөдире, 1 нче секретаре, Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1972–1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1974–1984 елларда халык депутатларының Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты рәисе.

1984–1985 елларда ТАССРның көнкүреш хезмәте күрсәтү министры.

1985–1988 елларда КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре.

1988–1994 елларда «Татавтотранс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары, 1994–1996 елларда генераль директоры.

1996 елдан «1 нче номерлы Казан пассажирлар автотранспорт предприятиесе» ААҖнең директорлар советы рәисе.

1974–1987 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

С нами ближе до Парижа. Казан, 1999 (автордаш).