Биографиясе

1935 елның 13 июле, Ярославль шәһәре – 2014 елның 8 февраль, Казан.

1951–1957 елларда Казан төгәл машиналар төзү заводында эшли.

1958–1986 елларда «Теплоконтроль» җитештерү берләшмәсендә инструментлар ясаучы слесарь, цех башлыгы.

1986–1990 елларда Казан шәһәр башкарма комитетында торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге мөдире.

1990–1999 елларда «Стоматология» проект-конструкторлык һәм технология бюросында инструментлар ясаучы слесарь.

Герой исеме 8 нче бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә.

1975–1979 елларда РСФСР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ихлас сүз. Казан, 1977.

Әдәбият

Устиновский В. Гилязов Наиль Мингазович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;