- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1992 ел), профессоры (1994 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999 ел)
1951 елның 17 октябрендә Казанда туа.
1976 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1980–1989 елларда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында, Казан төзүче-инженерлар институтында укыта.
1994–1996 елларда С.-Петербург профсоюзларның гуманитар университетында икътисад һәм идарә итү кафедра профессоры, 1996 елдан С.-Петербург инженерлык-икътисад академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы профессоры һәм Европа экспертлар институтында кафедра мөдире.
Евразия регионара фәнни-аналитик «Проблемы современной экономики» ж-лының баш мөхәррире (2002 елдан).
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре – экологик-икътисади тигезләнеш һәм социаль-икътисади системаларның тотрыклы үсеше проблемалары, гомуми реформалар теориясенең экологик-икътисади аспектлары.
Экологический вектор экономической деятельности. М., 1992;
Эколого-экономическое равновесие общества. М., 1992;
О философских основах предмета и метода экологической науки. СПб., 2008.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.