Биографиясе

1946 елның 20 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа.

Горький су транспорты инженерлары институтын тәмамлый (1973 ел).

1969–1973 елларда ВЛКСМның Яшел Үзән, 1973–1975 елларда Чаллы шәһәр комитетларының 1 нче секретаре, 1975–1980 елларда Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1980–1984 елларда КПССның Чаллы шәһәре Комсомол райкомы 2 нче секретаре.

1984–1987 елларда халык депутатларының Брежнев шәһәре Комсомол район советы башкарма комитеты рәисе.

1987–1989 елларда ТАССР Министрлар Советында комплекслы икътисади һәм социаль үсеш бүлеге мөдире.

1989–1991 елларда ТАССР Дәүләт план комитеты рәисенең 1 нче урынбасары. 1991–1995 елларда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, 1995–1996 елларда 1 нче урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисе (1995 елдан Татарстан Республикасы Сәнәгать сәясәте һәм дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисе).

1996–1997 елларда РФ Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең 1 нче урынбасары, 1997–1998 елларда рәисе, бер үк вакытта 1997–1998 елларда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары.

1998 елдан РФ дәүләт мөлкәте министры, 2000–2004 елларда РФнең мөлкәти мөнәсәбәтләр министры, 2004 елдан «Газпром» АҖ директорлар советы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Мәкаләләре фәлсәфә, социология, шулай ук җитештерү коллективларында хезмәт эшчәнлеге шартларын камилләштерү мәсьәләләренә карый.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов