Биографиясе

1947 елның 26 апрелендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылы туа.

Казан университетын һәм Казан педагогика институтын тәмамлый (1972; 1986 еллар).

1972 елдан Кече Кирмән урта мәктәбе директоры.

Иҗаты

Язмалары 1960 еллардан «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Ялкын», «Чаян» журналларында басыла башлый.

«Бөре керфекләре» (1985 ел), «Җиләкле алан» (1988 ел), «Чөгендер хикмәтләре» (1990 ел), «Бүләгем» (2003 ел; Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Мактаулы диплом, 2006 ел), «Яшен ташы» (Ижевск, 2007 ел) исемле шигырь җыентыкларында автор табигать матурлыгына, туган җирдәге тыныч хезмәткә дан җырлый.

«Хат» (1993 ел) җыентыгында, башлыча, тарихка мөрәҗәгать итә.

«Кичер, кичерә алсаң» (1998 ел), «Түбән оч малайлары» (1998 ел), «Ак болыт» (Чаллы, 2003 ел) китапларында тупланган хикәяләрендә яшүсмерләрне тәрбияләүдә әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәрә.

Р.Ш.Газизов иҗатына образлар байлыгы, кеше психологиясен тирәнтен анализлау хас.

«Мамадышым-язмышым» (1 китап 2005 ел, 2 китап 2007 ел) китапларының авторы һәм баш мөхәррире.

Әдәбият

Зөлкарнәев Ф. Бөрене тамыр уята // Казан утлары. 1987. № 7;

Шабаев М. Төшсез чикләвекләр // Казан утлары. 1988. № 2.