- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, урманчы, ТАССР һәм Россия Федерациясенең атказанган урманчысы (1968, 1999)
1936 елның 6 августы, Тәкәнеш районы Акман авылы — 2025 елның 7 ноябре, Казан.
Лубян урман техникумын (1954) һәм Идел буе урман-техника институтын (Йошкар-Ола шәһәре, 1966) тәмамлый.
1954–1955 елларда Чита өлкәсендәге Ингодинск урман хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе, урманчы булып эшли.
Армиядә хезмәт иткәннән соң, Аксубай һәм Минзәлә урман хуҗалыкларында эшли.
1961 елдан Минзәлә урман хуҗалыгы баш урманчысы, 1971 елдан Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе бүлеге башлыгы.
1975–1980 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының сәнәгать-транспорт бүлегендә инструктор, 1980–1984 елларда сәнәгать бүлеге мөдире урынбасары.
1984–2001 елларда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры. 2003 елдан Казан аграр университетында фәнни-педагогик эштә.
Хезмәтләре урманчылык эшенә һәм урман хуҗалыгы өлкәсенә карый.
Әбүзәр Гаянов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Урман кодексы эшләнгән, урманнарны тотрыклы үрчетү нигезләре салынган, ылыслы токымнар мәйданнары арттырылган, саклагыч урман полосалары ныгытылган, питомник эше һәм урман орлык базасы үстерелгән.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек төзүче (1995).
1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Почёт билгесе ордены, "Намуслы хезмәт өчен", "Казанның меңъеллыгы истәлегенә" медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (2001) белән бүләкләнә.
Упорядочить рубки ухода за лесом // Лесное хоз-во. 1974. № 12;
Леса и лесное хозяйство Республики Татарстан. Казан, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.