Биографиясе

1897 елның 28 августы, Тула губернасы, Алексеев өязе Подмоклово авылы – 1975 елның 10 августы, Мәскәү.

Мәскәү текстиль институтын тәмамлый (1932 ел).

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша.

1921–1929 елларда Серпухов шәһәре (Мәскәү өлкәсе) предприятиеләрендә эшче.

1932–1936 елларда Горький киез итек басу фабрикасы баш инженеры, 1936–1937 елларда Омск, 1941–1942 елларда Казан киез итек басу фабрикалары директоры.

1942–1946 елларда ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссары.

Бөек Ватан сугышы елларында аның инициативасы белән ТАССРда берничә яңа предприятие, шул исәптән Казан балалар аяк киеме фабрикасы, Алабуга киез итек-дирбия җитештерү комбинаты оештырыла.

1946–1953 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары.

1953–1954 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Юл һәм транспорт хуҗалыгы идарәсе, 1954–1957 елларда Автомобиль транспорты һәм шоссе юллары идарәсе башлыгы.

1947–1955 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

 Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов.