Биографиясе

1877 елның 5 мае, Казан – 1918 ел.

1900–1904 елларда Казан университетында укый.

1903 елда революцион хәрәкәткә тартыла, Алафузов һәм бертуган Крестовниковлар заводлары эшчеләре арасында сәяси эш алып бара.

Берничә тапкыр кулга алына.

1906 елда Сембер шәһәренә сөрелә.

Революцион эшчәнлеген Чистай шәһәрендә һәм Бондюг химия заводында дәвам иттерә.

Уфа губернасы Минзәлә өязендә һәм Чаллы авылында Совет хакимиятен урнаштыру өчен барган көрәшне җитәкләүчеләрнең берсе.

Алабуга Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының беренче рәисе (1918 ел), соңрак Казанда төзелеш эшчеләре һөнәри берлеге секретаре булып эшли.

1918 елның августында Казанны Чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык армиясе гаскәрләре алганда әсирлеккә төшә һәм атып үтерелә.

Әдәбият

Волков Р., Кашин С. Гассар Сергей Николаевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967. Кн. 2.                            

Автор – Р.К.Вәлиев