Республикада беренче гражданнар авиациясе очучыларыннан берсе.

Биографиясе

1896 елның 22 июне, Казан – 1955 елның 19 июне, шунда ук.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1933 ел).

1914 елда, Казан беренче реаль училищесен тәмамлаганнан соң, Мәскәү югары техник училищесенә укырга керә (Н.Е.Жуковский тарафыннан оештырылган авиация теоретик курсларын тәмамлый).

1916 елда Севастополь очучылар мәктәбенә, берничә айдан Петроград диңгез авиациясе мәктәбенә җибәрелә.

Гражданнар сугышында катнаша.

1920 елдан Көньяк фронтта авиабүлек башлыгының су авиациясе (гидроавиация) буенча ярдәмчесе, 1921 елдан 4 нче гидрогарнизонның 8 нче гидроотряды башлыгы).

М.И.Гаркави экипажы Егорлык култыгында сугышчан бурычны үтәгәндә дошман тральщигын һәм судносын батыра. Самолёт аэродромга 13 җирдән тишелеп кайта. Шунда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен М.И.Гаркави Кызыл Байрак ордены һәм исемле сәгать белән бүләкләнә.

1922–1926 елларда М.И.Гаркави – Республика ХКС авиация базасының 1 нче класслы очучысы.

1929–1936, 1945–1953 елларда Казан мех комбинатының үзәк химия лабораториясендә химик, куян тиресе эшкәртү фабрикасы төзелешендә баш инженер, 1945 елдан комбинатның баш инженеры.

1936–1943 елларда Казанда СК-4 заводында.

1943–-1945 елларда «Росглавхлеб» трестының үзәк лабораториясе башлыгы.

1953–1954 елларда Казан мех техникумы укытучысы.

М.И.Гаркави чуар бәрән тиресен (илтерне) кара төскә буяуның үзенчәлекле ысулын эшли; мех эшкәртүнең һәм буяуның катнаш ысулын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнаша; нәтиҗәдә мехның сыйфаты яхшыра, аны эшкәртү циклы 36 дан 26 процесска кадәр кыскара, производство мәйданының һәм җиһазлар куллануның өчтән бер өлешен, эшче көчнең 60% ын кыскарту мөмкинлеге туа. СССР Дәүләт бүләге шул эшләре өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Татарстанның Социалистик Төзелеш Герое (1932 ел).

Әдәбият

Ибрагимов Р.А. Крылья Татарстана. Казан, 1985;

Подольская М. Земля, вода и воздух Михаила Гаркави // Казань. 1999. № 3/4.

Автор – Г.Я.Мәүлетова