Биографиясе

1946 елның 10 июлендә Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.

1970 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.

1963–1969 елларда Арча районы Дәүләт банкы бүлегендә инспектор, 1969–1974 елларда комсомол һәм партия эшендә.

1976–1998 елларда район «Сельхозхимия» берләшмәсендә (1983 елдан рәис).

1998 елдан «Арчанефтепродукт» АҖдә генераль директор.

Фәнни эшчәнлеге

Р.З.Гарипов җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы химияләштерүдә матди-техник база булдырыла, җитештерүгә алдынгы агрохимия алымнары кертелә, минераль ашламалар кертү 4 тапкыр арта, туфракны известьләүнең 5 еллык циклы һәм кырларны комплекслы агрохимик культуралаштыру үзләштерелә.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге җитештерүдә фән-техника казанышларын киң куллану нигезендә бөртекле культуралардан югары уңыш алган өчен бирелә.

«Почёт билгесе» ордены, СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.