Биографиясе

1907 елның 10 мае, Казан губернасы Зөя өязе, хәзерге Кайбыч районы Борындык авылы – 2003 елның 21 декабре, шунда ук.

1929–1931 елларда Кызыл Армиядә.

Тракторчы-механизаторлар курсларын тәмамлаганнан соң (1932 ел), Кайбыч районының Мөрәле МТСында (1958 елга кадәр), 1958–1962 елларда Апас районының Куйбышев исемендәге колхозында эшли.

Техниканы камилләштерүгә аеруча игътибар бирә, аннан яхшырак файдалану, урып-җыю агрегатларыннан өзлексез һәм ритмлы файдалану чаралары комплексын эшли, шул сәбәпле уңышны җыеп алу вакытын кыскарту мөмкинлеге туа.

Герой исеме бөртекле культураларны урып-җыю, суктыруда ирешкән уңышлары өчен бирелә.

Республикада беренче тапкыр 25 көн эчендә 6249 ц бөртек җыеп суктыра (1951 ел).

1952–1956 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Залялов А. Гарифуллин Бари Гарифуллович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.