- РУС
- ТАТ
журналист, язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005 ел)
1935 елның 7 февралендә Питрәч районыны Шәле авылында туган.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1976 ел).
1958–1967 елларда ТАССР МС каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетының «Соңгы хәбәрләр» редакциясе хәбәрчесе.
1967–1970, 1975–1990 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе, бүлек мөдире.
1970–1975 елларда ТАССР Журналистлар берлегендә баш консультант.
1991 елдан «Татарстан хәбәрләре» газетасында икътисад бүлеге мөдире.
1995 елдан «Шәһри Казан» газетасында, 1998 елдан «Чаян» журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире, бер үк вакытта 1997 елдан Казан университетында җурналистика һәм социология факультетында укыта.
Күренекле совет галимнәре, татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләре, Татарстаннан чыккан Советлар Союзы Геройларына багышланган очерклар циклы, публицистик мәкаләләр, иҗат портретлары авторы.
ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1995 ел), Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге лауреаты (1999 ел).
Арча җиренең ачык китабы. Казан, 1995 (автордаш);
Мин Чуен Гәрәй малае... Казан, 2004;
Җаның кыйбатмы, малыңмы? Казан, 2005;
Яшәсен Мин!.. Казан, 2009.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.