- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе
1922 елның 6 феврале, Минзәлә кантонының Иске Минзәләбаш авылы, хәзерге Сарман районы — 1998 елның 19 сентябре, шунда ук.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1945—1958 елларда Сарман районының «Корыч кул» колхозы рәисе (1950 елга кадәр Чапаев исемендәге колхоз).
1958-1972 елларда кулланучылар кооперациясе системасында хуҗалык эшендә.
Ганиев колхозның сугыштан соңгы матди-техник базасын торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Аның җитәкчелегендә колхоз республикада танылган алдынгы хуҗалыкка әйләнә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм тапшыру буенча дәүләт йөкләмәләрен арттырып үти.
Ганиев 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.