Биографиясе

1906 елның 16 (29) ноябре, Уфа губернасы Уфа өязе, хәзерге Кушнаренко районы Казарма авылы – 1967 елның 18 ноябре, Казан.

Уфа шәһәрендә Югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбен (1934 ел), ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1939 ел).

1927–1928 елларда Кушнаренко районының Үгез авыл советы секретаре, 1928–1929 елларда рәисе.

1929–1939 елларда БАССРның Кушнаренко, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мишкә, Миякә районнарында партия эшендә.

1939–1940 елларда Казакъстан КП(б) Үзәк Комитетның кадрлар бүлеге мөдире урынбасары, 1940–1942 елларда Казакъстан игенчелек һәм терлекчелек совхозлары халык комисары урынбасары, 1942–1944 елларда Казакъстан ССР буенча ВКП(б) ҮК каршындагы партия контроле комитеты (КПК) вәкиле урынбасары.

1944–1947 елларда ТАССР буенча ВКП(б) ҮК каршындагы партия контроле комитеты (КПК) вәкиле урынбасары.

1947–1948 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының кадрлар бүлеге мөдире урынбасары.

1948–1952, 1953–1957 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры.

1952–1953 елларда ВКП(б)ның Казан өлкә комитетының 1 нче секретаре.

1957–1959 елларда ТАССРның җиңел сәнәгать министры.

Г.К.Ганиев авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән елларда республикада авыл хуҗалыгының матди-техник базасы ныгый, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 11% ка, дуңгызларныкы 161% ка, сарыкларныкы 64% ка, ит җитештерү 52% ка, сөт җитештерү 35% ка арта.

1947–1951, 1951–1955, 1955–1959 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медаль белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев