Эчтәлек

Биографиясе

1949 елның 4 октябрендә Ютазы районы Бәйрәкә авылында туган.

Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумын тәмамлаганнан соң (1972 ел), «Бәйрәкә» колхозында инженер булып эшли.

1984 елдан «Бәйрәкә» АҖн җитәкли.

С.Ә. Галиев җитәкчелек иткән елларда ул республикада алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелә: материаль-техник база ныгый, авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы югары уңыш үстерелә, терлекчелекнең югары продуктлылыгы тәэмин ителә, халыкның социаль-көнкүреш шартлары тамырдан үзгәрә.

2000–2005 елларда Ютазы районы хакимияте башлыгы, «Нур-Агро» ААҖ генераль директоры (2005 елдан).

Медаль белән бүләкләнә.