Биографиясе

1939 елның 13 гыйнвары, Әлмәт районы Шарлама авылы – 2007 елның 23 октябре, Әлмәт шәһәре.

Уфа нефть институтын тәмамлый (1967 ел).

1967–1999 елларда «Татнефть» АҖдә эшли: мастер, нефть чыгару буенча участок башлыгы, нефть промыселында өлкән инженер, «Җәлилнефть» НГДУында инженерлык-технологик хезмәт күрсәтү үзәге башлыгы, берләшмәнең генераль директор урынбасары (1974–1977 еллар), «Әлмәтнефть» НГДУ башлыгы (1977–1983 еллар).

1970–1972 елларда «Җәлилнефть» НГДУында партком секретаре, 1972–1974 елларда КПССның Әлмәт шәһәр комитеты 2 нче секретаре, 1983–1990 елларда 1 нче секретаре.

Татарстан Республикасының нефть чыгарган районнарының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә.

Р.Г.Галиев җитәкчелегендә «Татнефть»тә

  • нефть чыганакларын разведкалау,
  • нефть кыен чыгарыла торган запасларын эшкәртү буенча отышлы технологияләр эшләнә һәм үзләштерелә;
  • республикада нефть чыгаруның күләме кимү туктатыла һәм тотрыклылана;
  • нефть беренче мәртәбә турыдан-туры экспортка озатыла башлый.

Предприятие, нефть чыгару белән бергә, аны эшкәртү һәм нефть продуктларын сату белән шөгыльләнүче, вертикаль интеграцияләнгән холдинг компаниясенә әверелә.

Берләшмә акционерлаша, һәм Россия, нефть компанияләре арасында беренчеләрдән булып, дөнья фонд базарларына чыга.

Табигатьне саклауга юнәлдерелгән мөһим программалар (атмосфераның пычрануын киметү, чишмәләрне төзекләндерү, сулыкларга килгән зыянны бетерү, авыл хуҗалыгы җирләрен рекультивацияләү һ.б.) гамәлгә ашырыла.

Кадрларны әзерләү һәм аларның белгечлеген күтәрү системасы оештырыла.

Татарстан, Көнбатыш Себер, Башкортстан, Оренбург өлкәләренең нефть чыганакларын үзләштерүне оештыруда катнаша.

Уйлап табуга 17 патенты бар.

1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы, 1990–1991 елларда РФ Югары  Советы, 1995–1999 елларда Татарстан Республикасының халык депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», Дуслык орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале, РСФСР, Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

СССР Фәннәр Академиясенең И.М.Губкин исемендәге (1981 ел), СССРның Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгы (1991 ел), Кол Гали исемендәге халыкара (1993 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт (1994 ел) бүләкләре лауреаты.

Истәлек

Әлмәт мөселман дини-мәгърифәтчелек үзәгенә аның исеме бирелә (1998 ел).

Әдәбият

100 лидеров Российского бизнеса. М., 1996;

Кто есть кто в нефтяном комплексе России. СПб., 1997;

Зарипов М. Черное сокровище. М., 1998;

Ринат Галеев: Время, события, люди. Казань, 1999.

Автор – Г.Я.Мәүлетова.