- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1994 ел), техник фәннәре кандидаты (1997 ел)
1947 елның 12 гыйнварында Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туган.
Казан химия-технология институтын тәмамлый (1969 ел).
1971–1972 елларда «Татнефть» АҖнең «Сөләйнефть» НГДУында нефтьне комплекслы әзерләү җайланмасы башлыгы.
1972–1994, 1997–1999 елларда «Түбәнкаманефтехим» АҖдә эшли: нефть химиясе заводы цехында башлык урынбасары, башлык, этилен заводында баш инженер урынбасары, өстәмә продукты пропилен оксиды булган стирол җитештерү тәҗрибә-сәнәгать заводы баш инженеры, директоры, АҖнең генераль директор урынбасары (1985–1994 еллар), генераль директоры (1997 елдан).
1994–1996 елларда «Полифом» фирмасы генераль директор урынбасары (Түбән Кама шәһәре).
1996–1997 елларда нефть химиясе комплексы генераль директоры урынбасары, бер үк вакытта «Татарстан-Америка инвестицияләре һәм финанслары» АҖнең (Казан) Түбән Камадагы вәкиллеге директоры.
1999 елдан Мәскәүдә эшли һәм яши.
Уйлап табуга 22 авторлык таныклыгы, 17 патенты бар.
Дәүләт бүләге «Түбәнкаманефтехим» АҖдә бутилкаучук, пропилен оксиды һәм стирол җитештерү химик технологиясенең теоретик нигезләрен эшләү һәм камилләштерү» дигән хезмәте өчен бирелә.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.