Биографиясе

1914 елның 25 мае, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Сарманай авылы – 1977 елның 28 апреле, Төркмәнстан ССР, Ашхабад шәһәре.

Сугышка кадәр ташчы булып эшли.

1941 елның октябреннән Кызыл Армиядә.

1943 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 387 нче аерым сапёр батальоны (7 нче гвардия армиясенең 213 нче укчы дивизиясе) сапёры.

Воронеж, Дала, 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында катнаша (1943 ел).

1943 елның 27 октябрендә Переволочна янында (Полтава өлкәсе, Кобеляк районы Светлогорский авылы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

Кировоград, Умань-Ботошани, Яссы-Кишинёв, Дебрецен, Будапешт, Братислава-Брно һәм Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943–1945 еллар).

Сугыштан соң Мары һәм Ашхабад шәһәрләрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.