- РУС
- ТАТ
урман хуҗалыгы инженеры, ТАССРның атказанган урманчысы (1991 ел), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2003 ел)
1951 елның 10 ноябрендә Саба районы Урман хуҗалыгы поселыгында туган.
Мари политехник институтын тәмамлый (1988 ел).
1972 елдан Саба урман хуҗалыгында: 1975 елдан Сабабаш урманчылыгында урманчы ярдәмчесе, 1982 елдан Шәмәрдән урманчылыгында урманчы, 1998 елдан урман хуҗалыгы бүлеге башлыгы, 1999 елдан баш урманчы.
Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге «Урман кискәндә урман байлыгын саклап калуны, йомшак яфраклы һәм вак товарлыклы агачларны нык эшкәртүдә алдынгы ысуллар кертүне оештыру, Саба урман хуҗалыгында чыршылар үстерүнең стадияләрен тизләтүне гамәлгә кертү» дигән хезмәте өчен бирелә (2003 ел).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.