- РУС
- ТАТ
җылылык энергетикасы инженеры, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2003 ел)
1959 елның 21 маенда Казанда туган.
Мәскәү энергетика институтын тәмамлагач (1982 ел), «Энергоспецмонтаж» җитештерү берләшмәсендә (Мәскәү) мастер, көйләүче инженер; В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводының казаннар цехында өлкән мастер булып эшли.
1984 елдан «Татэнерго» АҖнең ТЭЦ-3 филиалында: турбиналы казан цехының блоклы системасы белән идарә итү машинисты, сәнәгый ташландык суларны термик эшкәртү цехында өлкән мастер, турбиналы казан цехы башлыгы урынбасары, ТЭЦ-3 тә баш инженер (1999 елдан). Аның җитәкчелегендә Казандагы ТЭЦ-3 тә термик ысул белән дистиллят комплексын эшләтү гамәлгә ашырыла, казаннар, турбиналар, аркылы салынган пар үткәргечләре алыштырыла. Т-120-130 һәм башка җылылык үткәрү турбиналары реконструкцияләнә.
Дәүләт бүләге «Югары басымлы казаннар өчен термик су әзерләүнең югары нәтиҗәле һәм экологик камил технологиясен эшләү һәм гамәлгә кертү» дигән хезмәте өчен бирелә.
РФ Энергетика министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.