- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1986 ел), ТАССРның атказанган агрономы (1965 ел)
1925 елның 2 июле, Арча кантонының Түбән Шашы авылы – 2020 елның 12 октябре.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1944–1993 елларда Әтнә районының «Искра» колхозы рәисе.
Аның җитәкчелегендә колхоз республикада алдынгы хуҗалыкка әверелә.
1993 елга колхозда бөртекле культураларның уңышы 1 гектардан – 29 ц, бәрәңгенең 139 ц тәшкил итә, 1 сыердан уртача еллык савым 3900 кг га җитә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 га исәбенә - 504 ц сөт, 73 ц ит җитештерелә.
1979–1983 елларда СССР Югары Совет, 1967–1971 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, ТАССР Югары Совет Президиумы Мактау грамотасы, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.