Биографиясе

1912 елның 12 феврале, Уфа губернасы, Минзәлә өязе (хәзерге Минзәлә районы) Җәмәк авылы — 1997 елның 13 мае, шунда ук.

Дүрт класс тәмамлаганнан соң, Үзбәкстанда Курган Таш шахтасында йөк ташучы, Минзәлә МТСында тракторчы, Кадрәк авылында комбайнчы булып эшли.

1934–1936 елларда һәм 1942 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 12 нче армия 1248 нче танкка каршы артиллерия полкында орудие командиры урынбасары. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943 ел).

1943 елда Губенский авылы янында (Запорожье өлкәсе Вольнянский районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Кичү вакытында туп һәм расчётларны коткара. Сугышчылар төркеме белән дошманның 22 һөҗүмен кире кайтара.

Кара диңгез буе далаларында (1944 ел) һәм Днестр елгасы буенда (1944 ел) барган сугышларда катнаша.

Авыр яраланганнан соң (1944 ел) демобилизацияләнә, туган авылында яши һәм эшли.

Казан республика партия мәктәбен тәмамлый (1952 ел).

КПССның зональ партия оешмасы секретаре, 1957–1960 елларда МТС директоры.

1946–1950 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Галиев бюстлары Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында Геройлар Аллеясында һәм туган авылында урнаштырыла. Минзәләдә аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 888, 892, 930, 931;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 40.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина