Биографиясе

1933 елның 5 ноябрендә Казанда туа.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1957 ел).

1957–1960 елларда компрессорлар проектлаштыру буенча махсус КБда (Казан) эшли.

1960–1966 елда «Татнефтегазразведка» трестында баш механик, 1966–1993 елларда ТатНИИнефтемашта бүлек мөдире.

Аның турыдан-туры катнашуы белән промысел шартларына җайлаштырылган газ, шулай ук нефть табу һәм әзерләү өчен 35 ләп төрдәге технологик җиһазлар эшкәртелә һәм серияле җитештерүгә кертелә.

Уйлап табуга 60 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Ленин премиясе нефть чыгару сәнәгатен яңа фәнни-техник чаралар һәм комплекслы автоматлаштыру нигезендә җиһазлаганы өчен бирелә.

Хезмәтләре

Интенсификация теплообмена применительно к аппаратам нефтегазосбора и подготовки нефти. М., 1981;

Воздействие колебаний на теплообмен в аппаратах нефтегазосбора и подготовки нефти. М., 1982.