Биографиясе

1890 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Танай авылы – 1953 ел.

Казан югары партия мәктәбендә укый (1921–1922 еллар).

1907–1917 елларда бертуган Кәримовларның Казандагы сәүдә фирмасында йомышчы, хисапчы.

«Аваз» газетасын оештыручыларның берсе.

Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша.

1917 елда Мөселман социалистлары комететы әгъзасы, Татар-Башкорт ССР проектын эшләүдә катнаша.

1919 елда Төньяк өлкә милләтләр эшләре комиссариатының мөселман бүлеге мөдире, «Кызыл Шималь», «Коммунизм байрагы» газеталары мөхәррире.

1920–1921 елларда ТАССР Үзәк Башкару Комитеты Президиумында, 1928–1938 елларда Революция көрәшчеләренә халыкара ярдәм оешмасының Татарстан бүлекчәсендә 1 нче секретарь.

Күмәкләштерү елларында ТАССРда артельләр оештыруда катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Мулюков М., Шафигуллин З. Гайнуллин Хасият Зайнуллович // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.