- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 30 октябре), старшина
1921 елның 17 августы, Свердловск өлкәсе Григорьевка авылы – 1993 елның 7 мае, Төмән шәһәре.
Харьков хәрби-сәяси училищесен (1945 ел), Мәскәүдәге В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиянең ике курсын (1950 ел), Харьков университетын (1958 ел) тәмамлый.
1940 елдан Кызыл Армиядә.
1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче укчы полкның (65 нче армиянең 106 нчы укчы дивизиясе) элемтә ротасында взвод командиры.
Дон, Үзәк, Белоруссия, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар), Курск (1943 ел) сугышларында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица, Калинковичи-Мозырь, Белоруссия, Млавск-Эльбинг, Көнчыгыш Пруссия, Көнчыгыш Померания һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (1944–1945 еллар) катнаша.
1943 елның 15 октябрендә Лоев торак пункты янында (Гомель өлкәсе, Белоруссия ССР) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә: дошман уты астында елга аркылы телефон кабеле сузып, полк штабы белән роталар арасында элемтә урнаштыра.
1953 елга кадәр Совет Армиясендә, соңрак Краснотурбинск, Качканар (Свердловск өлкәсе) һәм Төмән шәһәрләрендә эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Золотые Звёзды свердловчан. Свердловск, 1970;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Автор – М.З.Хәбибуллин.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.