Биографиясе

1931 елның 29 гыйнвары, Лениногорск районы Урдалы авылы, хәзерге Туктар Урдалысы авылы – 2019 елның 23 ноябре.

Саратов авыл хуҗалыгы механикалаштыру институтын тәмамлый (1960 ел).

Хезмәт эшчәнлеген 1948 елда Урал вагон төзү заводында электрик булып башлый (Түбән Тагил шәһәре).

1960–1962 елларда Саратов өлкәсенең Балтай районы «Царёвщинский» совхозында инженер.

1965 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясендә, авыл хуҗалыгы машиналары кафедра мөдире (1981–1997 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы машиналары узелларын камилләштерүгә карый.

Х.С.Гайнанов тарафыннан беренче тапкыр игенчелекне механикалаштыру өлкәсендә функциональ анализ методологиясенең төп кагыйдәсе эшләнә, үсемлек һәм орлыкларның фенологик үсеш фазасында биологик ихтыяҗын тулы канәгатьләндерү хисабына эшкәртелә торган җиргә тагын да югары технологик нәтиҗәлелек белән тәэсир итүгә сәләтле яңа эшләү җайланмалары һәм машиналар булдыруның методик нигезләре тәкъдим ителә.

Х.С.Гайнанов тарафыннан бөртекле һәм техник культураларны, бәрәңге, азык чөгендере, орлыклык люцернаны үстерү һәм уңышын җыю өчен яңа оригиналь техник чаралар һәм технологик ысуллар эшләнә.

Уйлап табуга 70 кә якын авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Дәүләт бүләге туфракның өске катламын эшкәртү өчен модульле авыл хуҗалыгы кораллары комплексын эшләп файдалануга кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының ике көмеш медале, «СССР уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Совместные операции в земледелии. М., 1991;

Регулировка и настройка машин к полевым работам. Казань, 1997;

Повышение эффективности и использования уборочной техники. Казань, 1998.

Урып-җыю машиналары (Зерноуборочные машины). Казань, 2003;

Машины для очистки и сушки семян. Йошкар-Ола, 2007.