Биографиясе

1888 елның 25 октябре, Саратов губернасы, Хвалынск өязе Татар Шомалагы авылы – май, 1937 ел, Казан.

Авыл башлангыч мәктәбен (1900 ел), Хвалынск өязе Озёрск авылындагы мәхәллә мәктәбен тәмамлый (1902 ел).

1903–1914 елларда Бакуда төрле эшләрдә эшли.

1905–1907 еллардагы революциядә катнаша, 1905 елдан Нефть промыселлары эшчеләре берлеге идарәсе әгъзасы, 1913–1914 елларда РСДРПның Баку комитеты әгъзасы.

Революцион эшчәнлек алып барганы өчен 1914–1915 елларда Саратов губернасында сөргендә була.

1915 елның ахырыннан Акчуриннарның постау фабрикасы конторасында писарь (Сембер губернасы Зөябаш авылы).

1916–1920 елларда Россия армиясенең 96 нчы запас полкында хезмәт итә (Сембер шәһәре).

1917 елда Солдат депутатларының Сембер губерна советы комитеты әгъзасы.

РСДРПның Сембер комитетын оештыруда катнаша, 1918 елда Сембер губерна башкарма комитеты әгъзасы; РКП(б)ның Сембер губерна комитетында милләтләр эше бүлеген һәм мөселман секциясен оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе.

Татар-Башкорт ССРны оештыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә эшендә катнаша (1918 ел, Мәскәү).

1918 елның июнь-август айларында партизаннарның Чех-словак корпусына каршы сугыш хәрәкәтләрен җитәкли.

1919 елда Сембердә татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү буенча еллык курслар ачылуга булышлык итә.

1920 елдан Казанда: социаль тәэминат халык комиссары урынбасары, дәүләт тәэминаты идарәсе мөдире.

1922 елда Мәскәүдә Коминтерн башкарма комитетының Шәрекъ бүлегендә эшли.

1923 елда РКП(б)ның Татарстан өлкә Контроль комиссиясенең партия коллегиясе тикшерүчесе, 1924 елда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы, 1925–1929 елларда РКП(б)ның Татарстан өлкә Контроль комиссиясе партия коллегиясе 2 нче секретаре, аның президиумы әгъзасы (1934 елга кадәр).

1929 елдан ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты тарих-партия бүлеге мөдире.

Репрессияләр чоры корбаны (кара «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше), үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Юсупов А. Гафуров С. Казан, 1966;

Хабибуллина Ф. Гафуров Сибгатулла Садыкович // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина