Биографиясе

1905 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы Чистай шәһәре – 1983 елның 1 мае, Алма-Ата шәһәре.

1919–1922 елларда Чистай педагогика техникумында укый.

1922–1927 елларда Чистай шәһәренең янгын сүндерү бүлегендә эшли.

1928–1929 елларда Арча авылының янгын сүндерү бүлегенең башлыгы.

1929–1938 елларда Казан янгын сүндерү бүлегендә.

1938–1939 елларда Казан ВКП(б) Ленин райкомы сәркатибе, 1939–1940 елларда — Татар обкомы ВКП(б) кадрлар буенча сәркатиб.

1940–1943 елларда ТАССР ХКСы рәисе.

1943 – 1945 елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбе тыңлаучысы.

Район башкарма комитетлары инструкторлары әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң (1928 ел, Казан), Арча кантоны башкарма комитеты инструкторы.

1929 – 1930 елларда ТАССР НКВДсы Коммуналь хуҗалык баш идарәсенең өлкән инспекторы.

1932 – 1938 елларда 124 нче һәм 27 нче авиация заводларының (Казан) янгыннан саклау хезмәте башлыгы.

Бөек Ватан сугышы елларында С.Х.Гафиятуллин эвакуацияләнгән предприятиеләрне Казанда каршылау һәм урнаштыру белән җитәкчелек итә.

1945 елдан Казакъстан ССРда: игенчелек һәм терлекчелек совхозлары наркомы (1945–1946 еллар); хезмәт ияләре депутатларының Көнчыгыш Казакъстан (1946–1948 еллар) һәм Көнбатыш Казакъстан (1948–1952 еллар) өлкә советлары башкарма комитеты рәисе; Казакъстан ССР МС каршындагы Авыл һәм колхоз төзелеше эшләре баш идарәсе җитәкчесе (1952–1953 еллар); Совхозлар министрлыгының «Совхозснаб» матди-техник тәэминат баш идарәсе җитәкчесе (1953–1954 еллар).

1954 елдан Маметова исемендәге игенчелек совхозы директоры (Акмола өлкәсе).

1947 елда Казакъстан ССР Югары Советы, 1939 – 1948 елларда СССР Югары Советы, 1948 елда Көнбатыш Казакъстан өлкә советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Авторлар – М.Ш.Бәдретдинова, Г.Х.Галимуллина