Биографиясе

1897 ел, Уфа губернасы, Бүздәк өязе Сивада Баш авылы – 1940 елның 12 августы.

Көнгер тимер юллар училищесен (1911 ел), Кызыл профессорлар институтын (1933 ел) тәмамлый.

1916 елдан Россия армиясендә.

1917 елда РСДРП(б) сафларына керә.

Төмән губернасында 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша, 1917–1918 елларда мөселман эшләре буенча комиссар.

1919 елда 11 нче Петроград дивизиясенең кавалерия полкы, аннары бригадасы хәрби комиссары, 1920 елда Казан кавалерия курслары комиссары.

1920–1924 елларда ТАССР Милиция баш идарәсе җитәкчесе. 1924–1927 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе.

1927–1930 елларда РСФСРның Кече Халык Комиссарлары Советы әгъзасы.

1930 елдан Мәскәүдә: 1933–1937 елларда РСФСР Университетлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары баш идарәсе җитәкчесе, бер үк вакытта Мәскәү университетында колониаль һәм бәйле илләр тарихы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Россиядәге пантюркизм һәм панисламизм тарихына, төрек буржуаз революциясе вакыйгаларына карый.

Репрессияләр чоры корбаны («Идел-Урал оешмасы» эше, «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше).

Хезмәтләре

Татарстан за семь лет (1920–1927). Казань, 1927;

Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931 (автордаш);

Младотурецкая революция. М., 1936.

Әдәбият

Белялов У. Габидуллин Хаджи Загидуллович // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.