Биографиясе

1924 елның 30 июне, Свияжск кантоны (хәзерге Кайбыч районы) Турминский авылы — 1971 елның 1 феврале, Мәскәү өлкәсенең Павлов Посад шәһәре.

1939 елда гаиләсе Канаш шәһәренә (Чуаш АССР) күченеп китә. Җиде сыйныф һәм фабрика-завод өйрәнчелеге мәктәбен тәмамлый. Канаш шәһәренең азык-төлек комбинатында эшли.

1942 елның сентябреннән Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы армиянең 7 нче артиллерия һөҗүм дивизиясе 25 нче гаубица артиллерия бригадасының 877 нче гаубица артиллерия полкы радист-көйләүчесе. Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина, Карелия һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр өчен сугышта (1943), Яссы-Кишинёв (1944) һәм Будапешт (1944–1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 5 декабренә каршы төнендә Эрчи шәһәре янында (Венгрия) Дунай елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Дошманның көчле уты астында беренчеләрдән булып радиостанция белән елганы кичеп чыга һәм штурм төркеме белән батарея арасында элемтә урнаштыра. 3 сәгать дәвам иткән аяусыз сугыш барышында мәгълүматлар җибәрә, артиллерия утын көйли. Плацдарм яулап алына, дошманга зур зыян килә.

Сугыштан соң хәрби-юл училищесе курсанты, аерым укыту телефон-телеграф полкының элемтә бүлеге командиры булып Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә.

1947 елда демобилизацияләнә. 1947-1948 елларда Канаш шәһәрендә яши, кондитер фабрикасында склад мөдире булып эшли. 1948 елдан Павлов Посад шәһәрендә яши, туку фабрикасында слесарь булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шәһәр тибындагы Апас посёлогында Геройга бюст куела.

Апас посёлогында Герой бюсты; Кайбыч районының Олы Подберезье урта мәктәбе бинасына мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 437, 464;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 161.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина