Биографиясе

1909 елның 17 июле, Казан — 1991 елның 14 сентябре, Менделеев шәһәре.

Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1943).

1926–1933 елларда Казанда киномеханик булып эшли, 1933 елдан Чаллы шәһәрендә кинотеатр директоры.

1940–1942 елларда шәһәр тибындагы Бондюг посёлогында (хәзер Менделеевск шәһәре) сөт-ит комбинаты директоры.

1942 елның апреленнән Кызыл Армия сафларында.

1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 23 нче гвардия мотоукчы бригадасының (3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы) ут взводы командиры.

1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Висла-Одер һөҗүм операцияләрендә (1945) катнаша.

1945 елның 23 гыйнварында Грошовице торак пункты янында (хәзер Польшаның Ополе шәһәре эчендә) Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып дошман уты астында елганы кичеп чыга. Фролов җитәкчелегендәге взвод, сугышып, дошманның үзйөрешле тубын, бронетранспортёрын сафтан чыгара, 3 пулемётын һәм 50 гә якын солдат һәм офицерларын юк итә. Фролов сугышта яралана.

Демобилизацияләнгәннән соң Бондюг посёлогында яши, Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында гражданнар оборонасы штабы башлыгы.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Менделеев шәһәрендәге Геройлар аллеясында Фролов хөрмәтенә стела куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин