Биографиясе

1928 елның 11 декабре, Чистай кантоны, хәзер Нурлат районы Иске Чаллы авыл — 1989 елның 15 декабре, шунда ук.

Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый (1973).

1948–1989 елларда Октябрь районында: тракторчы, бригадир ярдәмчесе (1952 елдан), МТСта тракторлар бригадасы бригадиры (1956 елдан), «Борьба» колхозында (1958 елдан), Синдряков исемендәге колхозда (1965), аның рәисе (1967).

Филиппов җитәкчелегендә хуҗалыкта матди-техник база һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла; 150 гаилә өчен торак төзелә, Иске Чаллы, Урта Чаллы, Түбән Чаллы авылларына электр кертелә; газлаштыру башлана; товарлыклы-сөтчелек фермаларында ике сменалы эш, бригада подряды һәм җитештерү белән идарә итүдә цех структурасы кертелә.

1975–1980 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен РСФСР МСның күчмә Кызыл Байрагы, дуңгызчылык фермасы — СССР ВДНХсының 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнә. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев