Биографиясе

1915 елның 18 марты, Тверь өлкәсенең Оленино районы Б.Воробьи авыл —1965 елның 30 ноябре, Казан.

Ржев шәһәрендә аэроклуб, кече авиация белгечләре мәктәбен (1938), укчы-бомбардирлар хәрби авиация мәктәбен (1940) тәмамлый.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 241 нче бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 128 нче бомбардировщиклар авиациясе полкы (16 нчы һава армиясенең 3 нче бомбардировщиклар авиациясе корпусы) экипажы штурманы. Калинин һәм 1 нче Белоруссия фронтларының очу берләшмәләре составында Мәскәү (1941–42) һәм Курск (1943) сугышларында, Гомель-Речица (1943), Бобруйск (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның июленә 212 сугышчан очыш ясый, шәхсән 1, иптәшләре белән бергә дошманның 4 самолётын бәреп төшерә. 1945 елның 16 апрелендә Берлин өчен барган сугышта немец зениткалары тарафыннан бәреп төшерелә, авыр яралана.

Демобилизациядән соң Казанда яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин