Эчтәлек

Биографиясе

1899 ел, Вятка губернасы, Алабуга өязе Бондюг авылы — 1938 елның 9 мае, Казан.

Бондюг авылында Мөселман яшьләре түгәрәген оештыручыларның берсе (1917).

1918 елда РКСМның Казан губерна комитеты Мөселманнар бюросы җитәкчесе.

1918–1921 елларда РКСМның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире. 1921–1922 елларда РЛКСМ ҮКның Себер бюросында татар-кыргыз бюросы секретаре, РЛКСМ ҮКнда Яшьләр коммунистик интернационалы мөдире, 1922 елда РКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1922–1928 елларда ТАССР Хезмәт халык комиссариатында бүлек мөдире, профсоюзларның Татарстан Советы секретаре.

1933 елдан Казанда хуҗалык эшендә.

1936 елда «милләтчел Солтангалиевчеләр төркеме җитәкчесе» буларак кулга алына, 1938 елда атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.