Биографиясе

1904 елның 11 марты, Әстерхан шәһәре — 1985 елның 29 сентябре, шунда ук.

Әстерхан урман сәнәгате хуҗалыгында эшли.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 170 нче гвардия укчы полкта отделение командиры (8 нче гвардия армиясенең 57 гвардия укчы дивизиясе). 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Никополь-Кривой Рог (1944), Белоруссия (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 1 августында Магнушев шәһәре янында (Польша) Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Отделение белән елганы кичеп чыга һәм дошманның пулемёт расчётын юк итә. Сугыш барышында взводны җитәкли һәм дошман ныгытмасын яулап алырга булышлык итә.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Әстерханда яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Ватанында Геройга бюст куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин