Биографиясе

1921 елның 9 апреле, хәзер Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Үрге Чебенке авылы — 1943 елның 17 октябре.

Укытучылар институтын (Оренбург шәһәре, 1939), Куйбышев хәрби-пехота училищесен (1941) тәмамлый.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 280 нче гвардия укчы полкында рота командиры (37 нче армиянең 92 нче гвардия укчы дивизиясе).

Ростов (1941) һәм Барвенково-Лозовая (1942) һөҗүм операцияләрендә, Днепр өчен сугышта (1943) катнаша.

1943 елның 17 октябрендә Днепр елгасының уңъяк ярында урнашкан Лиховка авылы янында (хәзер Днепропетровск өлкәсенең Пятихатки районы Лиховка штп) плацдармны киңәйтү өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Фәйзуллин ротасы дошманның оборонасын өзеп, берничә танк һәм пехота һөҗүмен кире кайтара, авылны азат итә. Кул сугышында үлем ярасы ала.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган ягында Геройга бюст куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.